Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Гадилек байлыкМин авылның гади бер малае,Гади булыр, язган фикерләр.Вакыт кына ашыктырып әллә,Картаелып бераз кителгән…Биргәннәре әйтеп бетергесез,Язмыш итеп, куеп язылып.Бай икәнмен диеп шөкер итәм,Күңел төпләрендә казынып.Гадилектә тормыш рәхәте,Сырлы әйбер, тырный куңелне.Кеше сине ишетәдә кебек,Ипләп әйтә алсаң сүзеңне.

Жанр: Стихи и поэзия
Цикл: Не является частью цикла
Год публикации: Неизвестен

Читать онлайн Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи


© Рузил Фазлыев, 2022


ISBN 978-5-0059-1729-4 (т. 8)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Ерак ара

Кеше күңелендә туа,
Уйлар хисләр фикерләр.
Юлларын таба алганда,
Еракларга җитерләр…
Хатлар аша хисләр йөргән,
Язулар җиргә килгәч.
Догаларга аралар юк,
Ихластан кыла белгәч.
Шулай булгач, туган уйлар,
Калмый гел күңелләрдә.
Өметләргә барып житә,
Бик ерак күренгәндә.
Тотып карап булмасада,
Аннан көчле ниләр бар…
Бу тормышның бәрәкәтен,
Кешеләргә бирә алган.
Кешеләрне бәйли торган,
Сагынуларда ерактан…
Хисләр өчен күңелләр бар,
Тавышларга колак бар.
Күңелләрдә сөйләшәләр,
Ишетә алучы булса..
Кеше хисе, уйларына,
Күңелең сизгер торса.

Үз арбаң

Кеше арбасында бару диләр,
Барган юлың синнән тормаса.
Иярәсең яки ияртәләр…
Үзеңнеке әгәр булмаса.
Үз тормышың, үзе хыялларың,
Дусларың hәм якын туганнар.
Җирең телең илең динең уең,
Синең үзеннеке булганнан.
Ябышмыйча кеше арбасына,
Үз юлыңнан бара алганнан.
Колы булмый җирдә берәүнең,
Син ирекле булып калганнан.
Коллык бары Аллаh алдында,
Чөнки язмыш аңа бәйләнгән.
Тормыш җилен үзең тоя алып,
Үз арбанда узу җәйләрдән.
Үзе арбаң тәүге бишек кебек,
Кошлар өчен оя шикелле.
Шул арбада бара алса гына,
Кеше күңеле туя шикелле.

Кирәк, кирәк

Юлсыз җирдә юллар эзләгәндә,
Егылыпта… була абынып…
Бер Аллаhка бары табынып,
Гөнахлардан була арынып.

Атламыйча алга барып булмый,

Суга керми ничек йөзелә…

Тәүбәләрдән качып яшәгәндә,

Юллар бер көн барыбер өзелә.


Яшәгәнне ак караны бутап,

Синең өчен кемнәр аера.

Ышанычмы соңгы бер минутка,

Җитмәслек бит тулы аеда.


Кичерүче бөтен гөнахларны,

Бары, Ул бит сорый алганда.

Кем белә ала, соңгы халәтеңне,

Алданырак кирәк аңларга.


Кирәк, кирәк, әллә ниләр кирәк,

Кирәкмәгәннәре ник кирәк?

Иң кыены шушы ике әйберне,

Аера ала белү… бик сирәк…

Хыял белән

Нинди була,
Ала хыяллар.
Нинди төскә,
Алар буялган.
Кайчан алар,
Бездә уянган…
Кемнәр теләп,
Үзе туя алган.
Әллә акыл,
Инде җуелган.
Хыял сүзе,
Алга куелган.
Алда барып,
Гомер юлында,
Ул уйлыймы,
Синең турында.

Гәепме

Артык үкенүләр булмасынга,
Булу кирәк сабыр күңелле.
Язмышыңа син бит хуҗа түел,
Үлчәп сөйләү кирәк сүзеңне.
Кеше язмышыны кагылганда,
Гөнахларны уза алдашу…
Киләчәккә яралары булып,
Эзсез генә hичтә калмас ул.
Өметләрнең җимерелүләре,
Исраф булган сөю язлары.
Үкенепме яки җиңел уйлап,
Язмышларга диеп язганы.
Тирәнлеген күңел хәсрәтен,
Яра салган аңлый алырмы…
Бер гәепсез итеп үзен сизеп,
Җәзә алмый гына калырмы.

Саннар

Буламы соң борчылырга,
Гомерләр диеп кыска…
Озынлыгын кемнәр белә,
Үтмәсен генә бушка.
Озынлыгы күренми шул,
Йомгаклар сүтелмичә.
Сәфәрләрдә була алмый,
Юллары үтелмичә..
Саннар, саннар саныймы,
Киләчәкә юлларны…
Саннар белән язып булыр,
Бары үткән, булганны.

Үтелгәндә, серле сандык,

Ә, үтелмәгәннәре…

Могҗизадай булмый мени

Бердә көтмәгәннәре.

Аңлагандай булам кебек,
Аңламастай булганны.
Әллә барсы аңлау гына,
Гомер инде узганны

Тыңламаска

Камил акыл, иман эзләр дигән,
Картайгачтан, олы бер галим.
Вакыт шулай куша ахырысы,
Шуңа иман ягына карыйм.
Күңел безне гелдә әйдәп бара,
Юл күрсәтергә ул омтыла.
Кайвакытта кемне тыңлаптыр,
Күңел бар икәне онытыла.
Күпме уйлар кала күңелләрдә,
Гамәлләргә күчә алмыйча.
Ул бит безне бары чакыручы,
Бездән башка гына бармыйча.
Акыл-китап, гыйлем-күңел кебек,
Ничек аңлап, тотып карыйсың…
Тыңламаска, әллә теләп шулай,
Җавап эзләп күберәк арыйсың.
Тырышкан бит юлын таба ала,
Теләмәгән эзли сәбәбен…
Күңелләрдә әллә керләнәме,
Бозып яшәп тормыш әдәбен.

Тегенди

Читтән карап шулайдыр да,
Тегенди… мондый кебек.
Кеше күңелен күрмичә,
Ничек әйтәсең белеп…
Сиңа ошамаганнары,
Сиңа чит булганнары.
Күңелләре ачылмыйча,
Ябылып торганнары…
Сәер кебек яшәгәннәр,
Тормышларда җирдәге.
Көзгедәге кебекме әллә,
Сыйфатларың синдәге.

Алдану

Безне ничек алдыйлар,
Алдамыйча калмыйлар.
Булганнарын җимерәләр,
Яңаларын салмыйлар.

Вам будет интересно
Бу китап алдагы китапларның дәвамы. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Электрон китап үзләштерүгә ясалган беренче адымнар.Иң беренче электрон китап булып кала.КИТАПЛАР, КИТАПЛАР…ЯЗМЫШТА ХИСАПЛАР.УЗГАННАР, ЯЗГАННАР…КЫЛЫНМЫЙ КАЛГАННАР…Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…...
Читать онлайн
Хөрмәтле шигырь сөючеләр!Сезгә язылганнарның Гомер агышы исеме астында бер өлешен күрсәтергә булдым. Бу шигырләр темаларга бүленеп тупланмаганнар, язылу тәртибендә бирелгән. Алтынчы том була.Фикерләрегезне языгыз....
Читать онлайн
Бу китап алдагы ике китапның дәвамы. Егерменче елда язылган шигырләр тупланган. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Бизәү, матурлау кулланылмаган, иң гади форматта эшләнгән. Бу электрон китапны үзләштерүгә ясалган беренче адымнар. Иң беренче максат, булган бар шигырләрне барлап, саклап калу максатында ясарга тырышу булып кала. Караучылар, укучылар фикерен ишетүгә бик шат булыр идем....
Читать онлайн
Тормыш үзе шигырь юлларыдай… көн артыннан көннәр тезелә. Гомерләрдә озын кыска була… көтмәгәндә кинәт өзелә.Дөнья үзе аңлап бетермәслек… олы калын китап шикелле.Язмыш әле кичә генә кебек… бишегеннән җиргә сикерде.Часть стихотворений публиковалась ранее в сборнике «Шигъри көндәлек»....
Читать онлайн
Шигырь телендә язылган истәлекләр, фикерләр, кичерешләр… Бүгенге көнгә кадәр язылганнарны булдыра алганча электрон вариантка күчерелеп бетерелде иншааллаh… Укучылар өчендә уңайлы булыр дип уйлыйм. Тормыш туктаусыз үзгәрә, яңара, без уйламаган, хыялланада алмаган мөмкинлекләр ачыла… Шигырь белән бергә бер калып, уйланырга таныш фикерләрне танырга була. Үзең өчен еракта калган хәтирәләр кабатланып алган кебек....
Читать онлайн
Чираттагы җыелган шигырләр тупланды бу китапта. Төрле темаларга кагылышлылары бар. Аерым темаларга бүлеп тупланмаган. Укучы үзе теләгәнен карап укый ала....
Читать онлайн
«Книги всё ещё хранят магию, которую люди потеряли в веках». (Лана Лэнц)«Любить чтение – это обменивать часы скуки, неизбежные в жизни, на часы большого наслаждения». (Монтескье)...
Читать онлайн
«Нет отличий – нет и сходства». Я назвал сборник стихов именно так, потому что знаю: в каждом человеке есть глубинные представления об одиночестве, о любви, о мире, о жизни и смерти. Наличие этих представлений объединяет нас, но их содержание нас же различает.В этом сборнике, в четырех главах, собраны моипредставления, и каждое стихотворение, как частичка меня, открыто для понимания и интерпретации читателю.«Человек, как единица общества, может не иметь отличий перед множеством других, но как ли...
Читать онлайн
«Антология Живой Литературы» (АЖЛ) – книжная серия издательства «Скифия», призванная популяризировать современную поэзию и прозу. В серии публикуются как известные, так и начинающие русскоязычные авторы со всего мира. Публикация происходит на конкурсной основе....
Читать онлайн
Литературный сборник «Наш адрес – Советский Союз» посвящен знаменательной дате – 100-летию Союза Советских Социалистических Республик. В него вошли стихи, рассказы, очерки и статьи российских соотечественников из 15 республик ближнего и дальнего зарубежья: Армении, Белоруссии, Болгарии, Германии, Казахстана, Канады, Киргизии, Латвии, Литвы, Молдавии, Палестины, Приднестровья, Словакии, Турции, Узбекистана. Сборник издан по инициативе и поддержке Комитета по внешним связям Санкт-Петербурга и приу...
Читать онлайн
Если есть новая литература, живая и современная поэзия – значит есть в ней и Авангард и Андеграунд – весьма известные поэты, актеры и музыканты, чье творчество не укладывается в рамки основного литературного потока. Очень разные Авторы собраны вместе – и это интересно для самого широкого круга читателей....
Читать онлайн
Творческий путь автора – от «молодого таланта России» до акына сказочных степей и гор – уложился в одну неполную жизнь. В стремлении прожить тысячу жизней и увидеть тысячу городов он путешествовал во сне и наяву. Этот сборник стихов будет интересен тем, кто любит путешествовать....
Читать онлайн
Александр Викторович Крылов, автор фэнтезийной эпопеи о ларгах, писатель, поэт и художник, любящий муж и отец, со всей своей безграничной любовью и искренностью сочинил замечательные стихотворения для детей среднего школьного возраста, впрочем, многое будет интересно послушать и малышам. Для удобства произведения автора размещены в последовательном порядке по годам их создания, начиная с тех работ, что были написаны им в школьном возрасте и заканчивая небольшими поэмами, написанными уже в зрелом...
Читать онлайн
Об универсальной Истине говорить трудно. Трудно к ней прикоснуться и почерпнуть опыт. Ещё труднее жить, согласно всепронизывающей Истине.Эта книга – откровение автора о любви, о душе и об Истине....
Читать онлайн
Я единственный сын верховной жрицы богини Ллос и ничтожный раб, живущий по воле своей госпожи. Я дышу, ем, пью и существую лишь с разрешения своей хозяйки и до недавних пор принимал любую пытку с улыбкой на лице. Пока не встретил ее, добрую и справедливую. Сможет ли она принять ту тьму, что живет у меня внутри?Я никогда не одобряла рабство, в нашем доме нет рабов. И думала, что никогда не стану для кого-то госпожой. Пока не встретила его, измученного и жалкого. Я купила его, чтобы спасти, а он о...
Читать онлайн
Мой спонтанный переезд из Сибири в Москву обернулся неожиданной для меня ложью. Работая в "Модном Доме Москвы" и познакомившись с новыми друзьями, я начала играть роль девушки влиятельных родителей, чтобы достичь желаемого успеха. Столичные вечеринки, знакомства… И тут на меня обратил внимание завидный жених элитных тусовок…...
Читать онлайн
Мир вокруг нас полон тайн и чудес, а человека всегда влекло необъяснимое и неизведанное… Удивительные факты, поразительные загадки, потрясающие открытия и самые смелые гипотезы – для всех, кто ищет истину!Возможность существования жизни на других планетах Вселенной сегодня уже ни у кого не вызывает сомнений. История человечества изобилует сведениями о контактах людей с НЛО и пришельцами. Вот только как отличить достоверные факты от вымысла?О чем говорят иероглифы майя.Махабхарата – летопись войн...
Читать онлайн
Еще больше. Еще лучше. Еще страшнее.Каждая антология проекта «Самая страшная книга» – уникальна.Каждый том предлагает читателю знакомство с жанром ужасов во всем его современном многоцветии.Если вы не читали «Самую страшную книгу», значит, вы не знаете русского хоррора.Традиционно пугающие сюжеты, места, образы – и новые находки в извечном царстве кошмаров. Истории, способные вызвать дрожь.Эти рассказы отбирали не «всеведущие знатоки», а обычные читатели – разного пола, возраста, с разными вкуса...
Читать онлайн