Мәхәббәт яңгыры

Мәхәббәт яңгыры

"Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем… "

Жанры: Современные любовные романы, Короткие любовные романы
Цикл: Не является частью цикла
Год публикации: 2019

Читать онлайн Мәхәббәт яңгыры


1

Бүлмәдәге хатын–кызлар кайсы язып, кайсы кулъязма укып өстәлгә капланып утыралар иде. Таңчулпан гына бер эшкә дә тотына алмады, тып-тып итеп тәрәзәгә сибәләгән яңгыр тамчылары астында, бүген күргән төше хәтеренә килде дә шуны уйлап эт булды. Төш күрдем дип артык исе китә торган кеше дә түгел иде инде югыйсә. Әмма, әллә шул яңгыр тәэсирендә, бүгенге төше тынгы бирмәде. Бер карасаң, күргән төшенең һуш китәрлек нәрсәсе дә юк: аяз көнне яңгыр койды да койды гына, ә ул тукталгач, Таңчулпан белән ниндидер егеттән башка һичберкем дә чыланмаган булып чыкты. Ә бит урам тулы халык иде. Ник берәү дә чыланмады икән?! Аннан соң, боларның барсы да төштә булса да, Таңчулпан ул яңгырны өнендә күргәндәй тоела, хәтта киемнәренең җебенә кадәр су үтеп, ни дәрәҗәдә күшегүен дә хәтерли, юк хәтерли генә түгел, ул аны әле дә үз җанында, үз тәнендә тоя кебек иде… Кулына эш бармаса да ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан каләмдәшләре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага текәлгән, янәсе бик бирелеп укый инде.

Көтмәгәндә яңгыраган тавыш барсының да башын күтәрде:

– Сәлам, кызлар! Туган илгә хезмәт итәбезме?

Башны күтәрүгә иң тәүдә керүченең бөтен йөзен балкыткан елмаюы күзгә ташланды, бераздан күдрәрәк булып торган коңгырт чәчләре, зифа буй—сыны шәйләнде. Барсы берьюлы күтәрелеп караудан егет үзе дә уңайсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Таңчулпаннан күзләрен тиз генә аерды да, карашын бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгертте һәм, ниһаять, үзенең ник кергәнен исенә төшергәндәй, урта яшьләрдәге хатынга төбәлде:

– Фәндидә апа, сине сагынып кердем бит мин.

Фәндидәнең күзләрендә мутлык чаткылары күренде:

– Сизеп торам, Искәндәр,– дип елмайды ул,– Мине сагынмый менә бу гүзәлләрне сагынмассың бит инде.

Егет тагы бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп чыкты. Кызлар чынлап та гүзәл иде. Әле яңарак кына беренче баласын табып декреттан килгән Алсу да, яшь кенәдән баш-аягы белән дингә чумган Хәдичә дә – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә соклангыч иде. Шулай да Искәндәр карашларын Таңчулпанда озаграк тотты. Ә үзе шул халәтеннән уңайсызлангандай Фәндидәнең каршысына ук килеп басты.

– Безнең вечный любовь бит, әйме, Фәндидә апа! – Карашлары янә Таңчулпан ягына омтылды, әмма егет вакытында тыелып өлгерде,– Фәндидә апа, мин бит синең ярдәмеңә мохтаҗмын. Биреп тор әле шул Сак-Сок китабын.

– Менә сиңа кирәк булса,– дип елмайды Фәндидә апа,– Любовь-любовь дип ымсындырды да хәзер Сак-Сок имеш… Ни хаҗәте тиде инде аның сиңа?

– Бик кирәк иде шул, Фәндидә апа.– Фәндидә апа өстәл тартмасындагы китапка үрелгәндә, Искәндәр Таңчулпанга күз ташлады, карашлары очрашты да кыз керфеге түбән кадалды, – Кавыштырам мин ул Сак-Сокларны.

Искәндәр китабын алды да рәхмәт әйтеп чыгып китте.

– Тилеләнеп йөри инде,– дип куйды Фәндидә,– Тагын берәр мөгез чыгарырга уйлый торгандыр.

Фәндидәнең сүзләре үз итеп, яратып әйтелсә дә Таңчулпан аның «тилеләнеп» дигәнен өнәп бетермәде. Шулай да каршы килеп сүз әйтергә кыймады, «иштең ишәк чукмарын» дигәндәй, кашларын гына сикертеп куйды. Алсу да шундыйрак фикердә булган, ахры:

–Аңа ничек йөрсә дә килешә,– диде ул, хыялый бер соклану белән,– Искәндәр бит ул! Нинди халәттә булса да – Искәндәр.

Таңчулпан Алсуга рәхмәтле караш ташлады, шул ук вакытта үзенең кыюсызлыгына үзе үкенебрәк тә калды – Таңчулпан да нәкъ шулай уйлаган иде бит, ул да әйтә алган булыр иде, тик әйтмәде, әйтә алмады, кыюлыгы җитмәде. Ә Алсу Казанда укып, бик күп күренекле шәхесләр белән аралашып, Казан һавасын сулап кайткан кыз, бер дә өркеп–куркып тормады, әйтергә теләгәнен ачты да салды. Аның сүзенә, әлбәттә, Фәндидә апаның исе дә китмәде инде. Елмая биребрәк бүлмәдәге яшьләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп чыкты да балаларын тиргәгән ана сыманрак итеп әйтеп куйды:


Вам будет интересно
Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем.Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме – ансы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһ...
Читать онлайн
Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен "халык дошманы" дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә. Ләкин… Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы....
Читать онлайн
Китап сөючеләр өчен кызыклы бүләк – «Китап» романы. Антиутопия жанрына караган бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормышны күзаллый. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була. Роман көтелмәгән маҗаралар белән мавыктырып кына калмас, бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итәр....
Читать онлайн
«Киллер» китабы ике әсәрне – «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьларын берләштерә. Икесендә дә яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар. Икесе дә киң катлам укучыга тәгаенләнгән, гади телдә һәркем аңларлык дәрәҗәдә язылган. Укучыны «җилтерәтеп» алып бара торган әсәрләр.«Киллер» повестендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе – кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кеше үтерүче – киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә ...
Читать онлайн
Гадәти генә яшәп яткан җирдән вакыт кинәт сикереш ясый, кешелек сәер һәм коточкыч чорга аяк баса. Бөтен җәмгыять берничә йөз кешедән генә торган элитаны хезмәтләндерү өчен асрала. Һәр адымда хыянәт каршы ала, һәр почмакта мәкер сагалый. Адәм баласының котылыр юлы юк, ул һәлакәткә дучар. Ләкин…Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә эшли. Күпсанлы китаплар авторы....
Читать онлайн
Куркыныч күренешләр, коточкыч вакыйгалар хакында укырга яратучылар өчен иң популяр татар язучысыннан тагын бер мавыктыргыч китап. Убырлар уянган чак – татар әдәбиятында вампирлар хакында беренче роман. Анда сүз җәйге ялда авылга кайткан яшүсмер маҗаралары турында. Монда керсез мәхәббәт тә, кот алынырлык күренешләр дә, күзгә яшь китерерлек яктылык та – барсы да бар. Укы – кызык булачак!...
Читать онлайн
Соне исполняется 30 лет. Съемная квартира, вечное недовольство своим весом, должность ассистентки, безнадежная любовь к боссу и полное одиночество – радоваться нечему. Дошедшая до отчаянья, она дает себе обещание наладить свою жизнь в течение года. Решили – приступаем! В своих мечтах она видит принца на белом коне, увозящего ее к прекрасному замку на вершине холма… Но каждое свидание оборачивается бедствием… в борьбе с лишним весом упорно побеждает вес… а новая начальница просто выносит мозг! Те...
Читать онлайн
После жуткой аварии, унёсшей жизнь его невесты, Герман Ильинский превратился в равнодушного монстра. Теперь в его жизни – лишь беспорядочные связи и море алкоголя. И желание забыть. Однажды в жизнь Германа врывается известие – у него есть дочь, мать которой умерла при родах, и теперь он – единственный, кто сможет подарить малышке любовь и ласку. Но для того, чтобы это сделать, Герману придётся обзавестись женой. Задача не из лёгких, ведь мало кто захочет оказаться… в постели с монстром. В изгото...
Читать онлайн
Роман предоставляет возможность ознакомиться со страницами истории постреволюционной Франции, периодом правления Наполеона Бонапарта. Автор знакомит читателя с примечательным событием, имевшим место в жизни молодого генерала во время Египетской экспедиции 1798-1801гг. Параллельная сюжетная линия романа посвящена веяниям нового времени: интерпретация понятия патриотизм, эмигрантские настроения, антагонизм прошлого и будущего в развитии современного общества....
Читать онлайн
Что может быть общего у дочери голливудских актеров и простого рыбака из Канады? Наверное, ничего – неудивительно, что их случайный брак, заключенный во время пьяного кутежа в Вегасе, продлился всего двенадцать часов. Им нечего сказать друг другу: Харлоу нацелена построить карьеру в Голливуде, Финн не видел в жизни ничего, кроме рыбы и лодок. Молодые люди находили понимание только в постели.Все, что было в Вегасе, должно остаться только в Вегасе – тем более что дома у Харлоу серьезные проблемы. ...
Читать онлайн
Как добиться предложения руки и сердца от… Деда Мороза. – Пункт первый: прежде всего, спланируй это заранее. Эдак лет за десять. – Пункт второй: найди ёлочку и положи под неё письмо с желанием о том, кого хочешь в мужья. Фамилия и имя обязательны! – Пункт третий: встреть Деда Мороза и расскажи о своём желании. Проговори фамилию и имя. Ну, а что под маской Деда Мороза скрывается твой будущий муж, так это обычная случайность! Всё! Рука и сердце твои! Осталось подождать десять лет! Теперь пусть он ...
Читать онлайн
Секретарь в офисе. Обычная работа, которой занимаются сотни женщин и девушек. Только что делать, если начальник возжелал сделать меня своей персональной игрушкой без права увольнения? У него – связи, деньги, власть. У меня – младшая сестра-первокурсница, за которую я несу ответственность после смерти родителей. Глеб не даст сорваться с крючка, и мне не к кому обратиться за помощью. Остаётся лишь подчиниться и ждать чуда, и робко надеяться, что с приходом нового директора Глеб присмиреет. Только ...
Читать онлайн
Почему на Новый год всегда желают нового счастья? Отчего порой в душе зияет дыра? Что самое важное в год Крысы? Ответы на эти вопросы вы найдете, прочитав книгу. Порой серые будни затягивают, и вот ты сама становишься бесцветной, тусклой, невзрачной, незаметной. И этакой мышкой бегаешь по замкнутому кругу – дом, магазин, работа. Лапки в удобную обувку, ручки – в теплые бабушкины варежки, на голове хвостик-фигушка. И так из года в год. Года становятся похожи один на другой, и ты теряешь счет им. ...
Читать онлайн
Такие как я мечтают выиграть в лотерею если не деньги, то хотя бы шанс на новую жизнь просто потому, что должно же в этой жизни повезти хотя бы раз. Вот и мне повезло, правда, я не сразу это понял. Эта наивная Малая и есть мой шанс, осталось только сделать ей ребенка. Бонус к роману "Мой герой". Все, что было в голове у Дениса и то, что осталось за кадром.Содержит нецензурную брань....
Читать онлайн
Роман современной канадско-британской писательницы Рейчел Каск (род. 1968), собравший множество премий, состоит из десяти встреч и разговоров. Нестерпимо жарким летом в Афинах главная героиня, известная романистка, читает курс creative writing. Ее новыми знакомыми и собеседниками становятся соседи, студенты, преподаватели, которые охотно говорят о себе – делятся своими убеждениями, мечтами, фантазиями, тревогами и сожалениями. На фоне их историй словно бы по контрасту вырисовывается портрет пове...
Читать онлайн
В Германии стоит аномально жаркая весна 2018 года. Тане Арнхайм – главной героине новой книги Лейфа Рандта (род. 1983) – через несколько недель исполняется тридцать лет. Ее дебютный роман стал культовым; она смотрит в окно на берлинский парк «Заячья пустошь» и ждет огненных идей для новой книги. Ее друг, успешный веб-дизайнер Жером Даймлер, живет в Майнтале под Франкфуртом в родительском бунгало и старается осознать свою жизнь как духовный путь. Их дистанционные отношения кажутся безупречными. С...
Читать онлайн
В «Астрологии взаимоотношений» рассказывается об изначально данных человеку способностях в общении. Вы сможете узнать о романтической совместимости с представителями каждого знака Зодиака и перспективах развития семейных взаимоотношений, о способностях наладить контакт с ребенком и домашним любимцем, о совместимости с партнерами по бизнесу или коллегами по работе....
Читать онлайн
В предлагаемом издании подобраны игры и упражнения, направленные на развитие речи, а также интеллекта, внимания и памяти детей дошкольного и младшего школьного возраста. Составленные в игровой форме занятия помогут сформировать выразительность речи ребенка и умение верно формулировать свою мысль, выработать четкость произношения каждого слова, навык правильной постановки ударений в словах, грамотность, ясность речи, обогатить словарный запас и т. д....
Читать онлайн