Беренче бүлек
* * *
Мин авылга кунакка кайтуымны бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Безнең авыл чыршы, нарат агачлары белән капланган тау астында утыра, шул агачлыктан берничә чакырымга сузылган куе урман башлана. Картыйларның урамы тау итәгендә, авылның иң биек җирендә, ул әллә кайдан күренеп тора. Астарак кечкенә елга ага. Урам малайлары белән без шунда балыкка йөрибез, су керәбез. Авылның башка өлешеннән аерылып торганга безнең якны урман ягы дип тә, шүрәле урамы дип тә йөртәләр. Һәм монда яшәүчеләрнең исеменә дә “шүрәле” кушаматы өстәлә, әйтик, минем хакта сүз барганда кемдер: “Нинди Илһам?” – дип сорый икән, аңа шуны да белмисең мени дигәндәй итеп карап:“Шүрәле Илһам инде” – диләр. Урам арасында да, җимеш бакчаларында да агачлар күп булганлыктан җәй көннәрендә ул ямь-яшел булып, әллә кайдан балкып күренеп тора һәм гади авыл урамы түгел, ә тылсымлы әкият доньясы булып тоела. Шуңа күрә, мин аны бик яратам, каникуллар башлануын түземсезлек белән көтеп алам да соңгы кыңгырау бәйрәменнән туп-туры диярлек авылга сыпыртам.
Бу юлы да шулай булды. Юл буена мин андагы дус малайларны, күрше кызларын берәм-берәм күз алдына бастырып кайттым. Үсеп беткәннәрдер инде, үзгәргәннәрдер, ел буена күргәнем юк бит. Мине танырлармы? Ничегрәк каршыларлар? Хәер, болары өчен бик борчылмадым да инде. Безнең урам кечкенә булгангамы, барыбыз да дус-тату яшибез. Хәтта өлкәннәр дә бер-берсенә ярдәм итешеп, хәл-әхвәл белешеп тора. Картый әйтмешли, көненә биш урап хәл беләләр. Шулай да күңелдә ниндидер шик тә юк түгел иде…
Район үзәгенә җиткәнче кояш балкып тора иде. Авылга кайта торган автобуска утырыр алдыннан яңгыр сибәләргә тотынды, ә авылга якынаюга, яшен яшнәтеп котырып ява башлады.
– Ничә көн ишә инде бу, ходайның рәхмәте! – дип куйды бер карчык (мин аның исемен онытканмын),– Афәте белән булмасын инде.
– Яңгыры гына пүчтәк әле аның, – дип сүзгә кушылды бер карт (үзебезнең урамнан булмагач, моның да исемен хәтерләмим),– Шүрәле урамына убыр ияләшкән диләр бит. Бампир дип әйтәләрме әле… Шуның эше булмагае.
– Кит аннан!
– Бәй, ишетмәдең мени әле… Теге Галимәрдән бичәсе шуңа күрә очсызга гына йортын сатып киткән бит. Алпавыт сарае кадәр йорт иде, югыйсә.
– Әстәгыфирула! Чынлап шулай мени?!
– Олы башым белән алдап тормам бит инде.
Мин аларның сүзен башкача тыңлый алмадым. Яшен яшнәп, күк күкрәде дә яңгыр чиләкләп коярга тотынды. Кемдер коты алынып кычкырып җибәрде, кемдер бисмилла әйтеп баш өстен сыпырып куйды. Һәм сүз бөтенләй башка юнәлеш алды. Ләкин миңа ишеткәне дә бик җиткән иде инде. Чөнки Галимәрдән бичәсе дигәне, картыйларны күршесе Халисә апа иде. Нәфисәнең әнисе. Нәфисә белән без үткән җәйне матур гына дуслашып калган идек, яз уртасына кадәр хат та алыштык әле, тик соңыннан никтер туктап калдык. Мин моңа бераз борчылсам да кара кайгыга төшмәдем, озакламый авылга кайтам, шунда очрашырбыз әле дип юандым. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр автобусында дуслар ничек каршылар икән дип хәвефләнгәндә дә шул Нәфисә күз алдыннан китмәгән иде. Хәзер, аның башка урынга күченеп китүен белгәч, бөтенләй күңелсез булып калды. Авылга кайтуымның бөтен мәгънәсе югалгандай тоелды. Шулай да үземне тынычландырырга тырыштым. Әллә нинди шомлы сүзләр сөйләнеп кайткан бу карт белән карчыкка тагын бер караш ташладым. Яшисен яшәгәннәр инде. Бәлки, акыллары да кыйшая башлагандыр. Һәрхәлдә, аларның сүзен хакыйкать дип кабул итәргә ярамый, бигрәк тә гайре табигый нәрсәләр турында шундый беркатлылык белән сөйләгәннән соң.
Мин җәйге кояшка алданып җиңелчә генә киенгән идем. Өстә – спорт костюмы, аякта – кроссовкалар. Автобустан төшүгә яңгыр бераз басылгандай булса да урам инде ярыйсы ук пычранып өлгергән иде, ә күпер башына җитәрәк, ташлы ком җәелгән җир беткәч, бөтенләй баткакка әйләнде һәм мин кроссовкаларны салып кулыма тоттым да, чалбар балакларын тезгәчә сызганып атладым. Яңгыр бөтен киемемне чылатып бетергәнлектән, җил салкын булып тоелды, ул сөякләремә кадәр үткәндәй булды. Моңа кадәр әкият доньясы булып төшләремә кергән Шүрәле урамы инде ул кадәр үк матур булып күренмәде. Ул ниндидер салкын котсызлык бөркеп торган ташландык авылны хәтерләтте. Урамда кеше заты, кеше генә түгел, хәтта эт-фәлән дә, сыңар җан иясе дә юк иде. Өй түбәләренә тыпылдап тамган тамчыдан башка бер тавыш та, бер хәрәкәт тә юк, әйтерсең, урам мәңгелек йокыга талган. Мин калтыранып куйдым. Ирексездән күңелгә шом йөгерде. Кайтуын кайттым да, тик картый инде исән түгелдер, аны күптән җирләгәннәрдер, гомумән, бу урамда барсы да күптән инде үлеп беткәндер сыман тоелды.