Ерак тарихларның түрләренә,
Искә алыр өчен юллар бар.
Сакланганнан өзелмичә калып,
Хәтер җебе исән булганнан.
Кирәк әйбер, исән вакытларда,
Бәйләнешне кора торганы.
Әрвахларга дога юлы булып,
Искә алып, кыла торганы.
Сәлам бирү дуска, якыннарга,
Хәлен белү, ярдәм кирәкнең.
Хәтер җебен, өзелмәсен дисәк,
Ныгытулар аны кирәктер.
Илгә карый, туган якларыңа,
Милләтеңә, дингә, нәселгә.
Хәтер аша, аралашү кебек,
Күңел аша …була дәшергә.
Аның аша, тарихларны белү,
Киләчәккә аны, тапшыру.
Асылы ул җирдә булуларның,
Яшәү өчен көчләр ташкыны ул.
Хәтер – байлык, тапшырыла ала,
Капкаларын… ялгыш япмасак.
Югалмыйча калыр бар булганы,
Хәтер җебен өзми сакласак.
Хисләр бит ул учак кабынгандай,
Бик тиз генә булмый сүндереп.
Ошаса да… ошамаса да
Хисләрне һич булмый күндереп.
Яна икән, җылы тарата ул,
Йә көйдереп ала… яндырып.
Хисләр уты, төзәлмәслек булган,
Күңелләрдә җөйләр калдырып.
Хисләр булу, учак сүнмәгәнлек,
Утын кебек… булып көннәре.
Күңелләрдә шулай саклана да,
Хисләр булып, җирдә күргәне.
Кабына да олы ялкын булып,
Кинәт кенә… кабат сүрелә.
Очар өчен талпынган кош кебек,
Хисле күңел шулай күренә.
Хисләр алар җан җылысы кебек,
Таратырга була… бүлешеп.
Хисләр аша… якыннарың белән,
Дуслар белән була «күрешеп.»
Учак яна, ялгыз булып кына,
Тавышсызда… гади шәм кебек.
Караңы да, аның яктысы да,