Тукталдыкта алга барулардан,
Торабыз без юллар чатында.
Язмыш юлы кайсы якка китәр,
Күренми дә, ләкин якын да.
Ялгышырмы кәвем хәкимнәре,
«Сусаниннар» кебек юл ярып.
Адаштырып, ышануны таптап,
Күңелләргә мәңге моң салып.
Җир канунын бозып яшәгәндә,
Табу кыен, дөрес юлларны.
Хаклык белән сатлык янәшәдә,
Аңлау кыен, өстен булганны.
Сүзләр белән гамәл тәңгәл түгел,
Алдый алу – акыл шикелле.
Шуңа ахыры шәрәб сала – сала,
Бәхет кәсәләре кителде.
Байлык сүзе асыл югалтамы,
Күрмәгәннең килә күрәсе.
Булганнарын таулар итеп өйсә,
Күккә тияр кебек түбәсе.
Акылсызга нигә кирәк байлык,
Нигә икәнлеген белмәсә.
Гомер булып, кабатлана торган,
Икенче кат җиргә килмәсә.
Аптырашып басып торабыз без,
Җыелышып юллар чатында.
Ахырымы, әллә башы гына,
Көтә кебек безне, якын да.