Трагикомедия
Ике пәрдәдә
Катнашалар:
Йолдыз
Алтай
Мәхәббәт – таякка таянган карт бабай, кып-кызылдан киенгән
Үлем – сап-сары киемдәге яшь һәм бик матур кыз, башында чәчәк такыялар
Сөен – Йолдызның дусты
Арслан – Сөенның ире
Айбикә – Йолдызның әнисе
Аппак – әби
Турат – Айбикәнең җизнәсе
Ясмин – Айбикәнең апасы
Йолдызның әтисе, Йолдызның әбисе, Йолдызның бабасы, әрвахлар
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Фатир. Йокы бүлмәсендә урын җәелгән. Анда бер кыз күзләрен йомып ята. Бу – Йолдыз.Йолдызның баш очында урындыкта Алтай утыра, Йолдызның чәчләреннән сыйпый, кулларын тотып тора. Йолдыз уянып китә.
Йолдыз (Тавышы хәлсез). Алтай, мин…
Алтай. Бар да әйбәт, иркәм! Хәерле көн! (Иелеп үбеп ала).
Йолдыз. Йокымсырап киткәнмен.
Алтай. (Үбеп ала). Син минем кадерлем, иреннәрең тәмле бал гына, йөзең алма кебек, ашап бетерәселәрем килә сине.
Йолдыз. (Иркәләнеп). Рәхмәт сиңа, кадерлем, барысы өчен дә.
Алтай. Мин сине яратам бит, иркәм! Зарыгып көтәм туй көннәрен!
Кызны тагын үпмәкче була, Йолдыз битен куллары белән каплый.
Йолдыз. Ю-ук… Мине ишетмисең дә. Мин сиңа әйттем бит инде ул хакта. Сөйләшмибез бүтән ул хакта. Бетте.
Алтай. Йолдыз, мин дә сиңа әйттем. Мин ир кешеме-юкмы? Мин – баш кеше гаиләдә. (Кыланып “батыр” рәвеше китереп күкрәк кага).
Йолдыз. Ә мин муен! (Караватта яткан килеш, үзенчә күкрәк каккан кебек хәрәкәт ясый). Муен кая борса, баш та шунда бара!
Алтай. Кая борасың муеным?
Йолдыз. Муеның була алмадым шул, башым.
Алтай (Кәефсезләнә башлый). Тагын башлыйсың инде. Табиблар алар үзләре дә белеп бетерми. Менә күр дә тор, терелеп китәрсең. Туеңа кадәр төзәлер дигән сүз тиккә генә чыкмагандыр инде.
Йолдыз. Мин башламасам да, син үзең дә бик яхшы белеп торасың. Мин үзем дә беләм. Мине менә бер генә әйбер борчый.
Алтай. Нәрсә ул, әйт, кадерлем?
Йолдыз. Синең күңелеңдә ямьсез, караватта яткан авыру булып каласым килми. Әгәр шушылай буласын белгән булсам, мин кышын ук синең күз алдыңнан югалган булыр идем. Миңа шулай итәргә кирәк тә булган. Бер кеше дә күрми торган якка китәргә дә “Сау бул!” дип хат язарга кирәк булган. Вакыт узгач, табар идең әле үзеңә тиң ярны.
Алтай. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми!
Йолдыз. Онытырсың, Алтай. Онытмасаң да, хисләр вакыт үткәч сүрелә ул…
Алтай (Ничек ярарга белми сабырсызланып). Йолдызым, күз нурым. Без бит моңарчы гел килешеп, бер-беребезнең сүзен тыңлап яшәдек. Әйдә, бу юлы да килешик. Син бит үзең миңа былтыр вәгъдә бирдең. Бүтән вакытны күчермим, кияүгә чыгам дидең. Гел бергә булырбыз, гел бер беребезне яратышырбыз дип вәгъдәләр бирештек. Яңгырдан качып шомырт астына кереп киткәч, хәтерлисеңме? Сүзеңдә торырга кирәк. Аннары…
Йолдыз (Үксеп елап җибәрә). Кадерлем! (Кулы белән егеткә чытырдатып ябыша). Нигә болай булып бетте соң бу?
Алтай. Иркәм, берни дә бетмәде. Гөрләтеп туй уздырырбыз!
Йолдыз. Ю-ук! (Үксеп елый).
Алтай. Ела, ела, күңелең бушансын! Юк кына димә! (Кызны кочаклап, чәчләреннән сыйпап юата). Бәлки бу безгә килгән шушындый сынаудыр. Чынлап яратамы икәнне тикшерергә дигән. Чынлап яраталар икәнне күкләрдә күрсәләр, болар гел бергә яшәсеннән дип озын гомер бирерләр. Син менә әйткән иде диярсең, туй көнендә үк син икенче кеше булачаксың. Инде кунаклар чакырылып беткән. (Сак кына кызны кочагыннан чыгара да торып баса).
Алтай. Менә кара, син һәм мин болай булачакбыз!
Утырган урынныннан тора, музыка ялгый һәм кулы белән булмаган “киленне” тоткан рәвешле итеп вальс хәрәкәтләре ясый. Йолдыз башта ятып карый. Аннары азактан яртылаш торып утыра.
Йолдыз. Миңа булыш әле.
Йолдыз яткан җиреннән торырга тырыша башлый. Алтай биюеннән бүленеп йөгереп килә.
Алтай. Тукта, тукта.
Йолдыз. Ә син ничек ятып торган кызга өйләнмәкче буласың? Берүзең генә биеп йөрмәкче буласыңмы?